news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районының Бәрәскә авылы урамнары халыкның үзара салым акчасына төзекләндерелә

Бәрәскә халкы шатланып туя алмый, монда бүген авыл техника тавышыннан гөрләп тора.

(Әтнә, 28 июль, "Татар-информ", "Әтнә таңы). "Аллага шөкер, районыбыз авылларында урамнарны төзекләндерәләр. Боларның күбесе үзара салым акчасына эшләнә. Ярый бу акчалар булды әле, кайчан мондый урамнарда йөрер идек”, – дип шатлана Татарстанның Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүчеләр. Бу хакта "Әтнә таңы" район газетасы яза. 

Бәрәскә халкы шатланып туя алмый, монда авыл техника тавышыннан гөрләп тора. “Урамнарны төзекләндерү эшенә тотындык, кайбер урыннарын яңадан эшләтәбез. Барысы да үзара салым акчасына эшләнә”, – дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

news_right_1
news_right_2
news_bot