news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районының Ары авылы сулы булачак

Бу эш Татарстан Республикасының “Чиста су” программасы ярдәме белән эшләнә.

(Әтнә, 5 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районының Мари иле белән чиктәш Ары авылы сулы булачак. Бу эш Татарстан Республикасының “Чиста су” программасы ярдәме белән эшләнә Әтнә районының байтак авыллары әлеге программа нигезендә сулы булды, дип яза җирле басма.

“Чиста су” махсус программасы нигезендә күптән түгел Ары авылы янәшәсендәге басуда скважина казу эшләре башланды. Бу эшнең ахырын өметләнеп тә, куркып та көттеләр. Чөнки ничә тапкыр казып карасалар да, су башта чыкмады. Авыл эчендәге коелар да аз һәм алар әллә ничә кат төзекләндерү үткән. 

“Дүрт җирдән казып карадык. 140 метрга кадәр төштек. Су гына чыкмады. Монысында су чыгар шикелле. Шулай да 160-180 метрга кадәр төшәргә туры килер әле”, - дип фаразладылар эшләүчеләр. Һәм ялгышмадылар, Ары авылы янындагы басуда су чыкты. Бу хәбәрне авыл халкы шатланып кабул итте.

“Авыл эченә дә кертеп җиткерә алсалар бу суны, авыл өчен искиткеч вакыйга була инде”, - диделәр.

Су казучылар да, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев тә: ”Су чыгуы кирәк иде. Булган суны авылга кертү вакыт эше генә”,- диделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100