news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районыннан Габделфәт Нуриев Россия Президентын туган көнендә сайлады

Бүген Күңгәр авылы сайлау участогында Россия Президентын сайлауларда катнашырга килүчеләр көннең беренче яртысында гаять күп булды.

(Әтнә, 18 март, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Татарстанның Әтнә районында гомер кичерүче сайлаучыларның берсе – Нуриев Габделфәт Фоат улы белән очрашып сөйләшүебез истә калырлык булды. Эш шунда, бүген аның өчен икеләтә бәйрәм. “Бүген минем олы юбилей – 60 яшь тулды”, – дип елмайды ул. Олы юбилейның тагын бер үзенчәлекле датага – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көненә туры килүе икеләтә бәйрәм инде ул! Юбиляр үзе дә: "Туган көн болай да күңел күтәренкелеге бирә, ә инде аның сайлаулар көненә туры килүе, бу көнне тагын да истәлеклерәк итә", – ди.

Участокка ул җәмәгате Рәмзия белән бергә килгән. “Әллә көне шундый истәлекле булганга, кәефем бик әйбәт бүген", – ди.

Сөйләшә торгач шул ачыкланды, туган көнен бүген билгеләми икән ул. “25 март көнне барлык туганнар белән бергә җыелып, берәр кафеда бәйрәм итәргә дигән хыял бар үзе”, – дип планы белән таныштырды. Ә бүген, бары сайлауларны гына күз алдында тота, күрәсең. Чөнки, үзе сайлап кайтса да, әле өлкән яшьтәге әнисенең тавыш бирәсе бар. “Сайлау участогыннан өйгә киләчәкләр”, – ди.

Габделфәт Нуриевне белүчеләр күптер. Чөнки Югары Шашы авылында яшәүче бу шәхес озак еллар буе Күшәр мәктәбендә балаларга белем бирә. Аны гаделлеге, төгәллеге өчен хөрмәт итәләр. Ныклы сәламәтлек белән озын-озак яшәргә, мондый шатлыклы һәм истәлекле көннәрне әле тагын күп тапкырлар күрергә язсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100