news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында яшәүче 300 кеше "Татарча диктант" акциясенә кушылды

Диктант текстын Әтнә шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлегенең популяр шагыйрәсе Гөлүсә Батталова укыды.

(Әтнә, 20 октябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Әтнә районында яшәүче 300 кеше татарча диктант язды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарча диктант язарга теләүчеләр күп булганлыктан берничә аудитория билгеләнде. Мәктәпләрдә парта арасына утыручылар да, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы китапханәсенең уку залы да файдаланылды.

Диктант текстын Әтнә шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлегенең популяр шагыйрәсе Гөлүсә Батталова укыды. Ә текст итеп Роберт Миңнуллинның "«Мин кулыма китап алам" әсәре алынган иде.

Диктант язарга керешкәнче, районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Миләүшә Гарипова безгә бу акциягә кушылуыбыз өчен рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. "Әтнә таңы" газетасы редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнар Мөхәмәдҗанова махсус бланкны ничек тутырырга икәнлеген өйрәтте.

— Диктантның нәтиҗәсе diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктант язган кешеләр, менә шушы сайтка кереп, үзләренең кодлары аша белем дәрәҗәсен билгели алачак, — дип тә әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100