Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районында узган атнада машина йөртүчеләргә 21 беркетмә төзелгән
Кибетләр янында машинасын тротуарга аркылы куйган йөртүче ике мең сум күләмендә штраф түләячәк.
(Әтнә, 17 июль,"Татар-информ", "Әтнә таңы"). Яңгырлары белән узган сабантуйлардан соңгы атна барышында Әтнә районы юлларында чагыштырмача тынычлык хөкем сөргән. Юл кагыйдәләрен бозучыларга төзелгән протоколлар саны 21 булу әнә шул хакта сөйли. Юл аркылы дөрес урыннан чыкмаган 6 җәяүле, техник яктан төзексез транспорт чарасында, утын кабызмыйча йөрүче, номерлары пычрак – берәр, юл билгесе кушканны үтәмәгән – ике, куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән биш йөртүче җавапка тартылган, дип яза җирле басма.
Кибетләр янында машинасын тротуарга аркылы куйган йөртүче ике мең сум күләмендә штраф түләячәк. Юридик затка караган машинаны “путевой лист”ы булмаган килеш, механикка һәм медицина хезмәткәренә куллар куйдырмыйча юлга чыгарган өчен хуҗаларына 30ар мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Бу хакта мондый затлар онытмасын иде. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехаметов юлда йөргәндә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибар кирәклеген кисәтә.
Штрафларга да бармак аша карау ярамый. Вакытында түләнмәгән штрафны икеләтә күләмдә түләргә туры килмәгәе. Шуңа өстәп 15 тәүлеккә арест һәм 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр дә каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз