news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районында урам башлары асфальтлана

Үзара салым акчасына башкарылган бу эшне күбесенчә ААҖ ”Татавтодор”ның Әтнә участогы эшчеләре башкара.

(Әтнә, 1 4август, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Әтнә районында урам башлары асфальтлана, дип яза җирле басма.

Үзара салым акчасына башкарылган бу эшне күбесенчә ААҖ ”Татавтодор”ның Әтнә участогы эшчеләре башкара. Берьюлы ничә авылда эшли торганнардыр, ничек өлгерәләр, Яңа Җөлби юлының 80 процентын эшләп бетереп киләләр, Олы Әтнәнең Карл Маркс, Совет урамнарында бер башыннан икенче башына кадәр менә шушы оешма юлчылары эшли, көннең кайсы вакытында чыксаң да алар белән очрашасың. Бер минут тик торганнары юк.

Хәтерлисездер, урамнарга асфальт салганда урам башлары эшләнеп бетми калган иде. Велосипедта йөрүче малайларга азрак читенлек тә тудырды булса кирәк, “Эшләгәч-эшләгәч, тоташтырган да булсалар...” дип тә сөйләнгәләделәр. Менә шул урам башларын үзәк юлга тоташтырып асфальтлыйлар, кибет, оешма алларын эшлиләр. Күзгә рәхәт. Өлгерләр, ачыклар, тырышлар үзләре... “Ике як урам буйлап эшләп киләбез, күп өлеше эшләнде инде”, – ди юл оешмасының мастеры Айрат Ганиев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot