news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районында үткән мини-футбол турнирында Теләче районы командасы җиңү яулады

Турнирга Әтнә, Арча, Биектау, Балтач, Теләче районнары, Казан шәһәре, хәтта Мари Эл Республикасыннан да командалар җыелды.

(Әтнә, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). 3 гыйнварда Татарстанның Әтнә районында, күрше-тирә районнардан да командалар чакырып, мини-футбол буенча «Яңа ел турниры» узды. Район үзәгендәге «Ашыт» спорт комплексында үткән ярышта 10 команда катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.

Турнирга Арча, Биектау, Балтач, Теләче районнары, Казан шәһәре, хәтта Мари Эл Республикасыннан да командалар килде. Әтнә районының үзеннән 3 команда чыгыш ясады.

Барлык көндәшләрен дә отып, Теләче командасы җиңүгә иреште. Аннан соңгы урыннарны Казан шәһәре һәм Биектау районының Дөбъяз авылы командалары яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot