news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында шахмат буенча район беренчелеге узды

Беренче урынны Әтнә җыелма командасы яулады.

(Әтнә, 9 апрель, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). 8 апрель көнне районның “Ашыт” спорт комплексында шахмат буенча район беренчелеге узды. Бәйге ир-атлар һәм хатын-кызлар, моннан тыш командалар арасында үтте. Ярышта 16 шахматчы көч сынашты: 4 се - хатын-кызлар, 12се - ир-егетләр. Киеренке барган бәйгенең җиңүчеләрен Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев белән шахмат тренеры Раил Шакиров бүләкләде, - дип яза район газетасы сайты.

Бәйгедә җиңгән командалар:

Беренче урынны Әтнә җыелма командасы – Раил Шакиров (Олы Әтнә); Фирдинат Бәйрәмов (Олы Әтнә); Роза Кадырова (Олы Әтнә) яулады.

Икенче урында “Ладья” командасы – Әгъзәм Борһанов (Күәм); Мидхәт Латыйпов (Бәрәскә); Азалия Мифтахова (Олы Әтнә).

Өченче урында “Элита” командасы – Фәрит Мостафин (Олы Мәңгәр); Самат Шәрәфиев (Иске Җогып); Әлфия Закирова (Олы Әтнә).

Ир-атлар арасындагы шәхси беренчелектә тренер Раил Шакиров җиңү яулады.

Икенче урында Әгъзәм Борһанов (Күәм авылы); өченче урында Фирдинат Бәйрәмов (Олы Әтнә).

Хатын-кызлар арасында җиңүче булып Олы Әтнә авылы кызы Роза Кадыйрова калды. Икенче урында – Азалия Мифтахова, өченче урында Әлфия Мифтахова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100