Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районында салам пресслаучыларны да премияләр белән бүләклиләр
Аларга 200 тонна рулонлагач 2000 сумлык сертификат бирәләр.
(Әтнә, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы “Ленин” хуҗалыгында комбайнчыларны гына түгел, салам пресслаучыларны да премияләр белән бүләклиләр, дип яза район газетасы.
Игенчеләргә сертификатлар планны үтәүгә бәйле рәвештә бирелә. Әйтик, 500 тонна ашлык суктыручы – 3000 сум, 1000 тонна өчен – 5000 сум, 1500 тоннага – 7000 сум һәм тагын 300 тонна суктыручыга 10 мең сумлык сертификат бирү каралган. Моннан тыш, салам пресслаучыларга 200 тонна рулонлагач 2000 сумлык сертификат бирәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз