news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында сабан культураларын яфрак аша тукландыралар

Бу эш Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме нигезендә башкарыла.

Әтнә районында сабан культураларын яфрак аша тукландыралар
atnya-rt.ru/news/mgyiyat/yafrak-asha-tuklandyralar

(Әтнә, 23 июнь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Әтнә районында күпьеллык үләннәрдән сенаж салуның беренче этабы төгәлләнеп килә. Аның каравы сабан культураларын тукландыру тулы көченә дәвам итә.

"Үсемлекләрне яфрак аша тукландырабыз. Отышлы ысул. Культура кирәкле элементларны яхшырак үзләштерә, әллә ни стресс та кичерми", – дип аңлатты белгечләр.

Бу эш Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме нигезендә башкарыла. Районда аны 2 кат уздырырга ниятлиләр.

"Беренче кат эшкәртүне тәмамладык инде. Бер гектар җиргә 10 килограмм исәбеннән карбамид кертәбез. Моңа төрле туклыклы элементлардан торган биопрепаратлар, микроашламалар, “регулятор роста” һәм чүп үләннәренә каршы гербицидлар өстәлә", – диделәр алар.

Шунысы да бар, бу төнлә генә башкарыла, чөнки культура кояш нуры астында файда урынына зыян гына салырга мөмкин. Районның күмәк хуҗалыкларында кичке 6дан иртәнге 6гача тукландыралар. Кирәк булса, бөҗәкләргә, яисә, төрле авыруларга каршы да пестицид, инсектицидлар кушарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100