news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районында сөт җитештерү күләмен киметмиләр

Сөт җитештерү өлкәсендә Әтнәнең республикада тоткан урыны элеккечә үк тотрыклы.

(Әтнә, 8 июль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районының тугыз күмәк хуҗалыгы һәм ике КФХ көн саен уртача 187 тонна тулай савым җитештерә. Узган елгыдан 24204 килограммга күбрәк бу, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 6 июльгә алган мәгълүматларына караганда, алдагы көнгә карата азрак кимү күзәтелә үзе. Берөзлексез коеп яуган яңгырлы һава торышы сөт җитештерүгә, бәхәссез, кире йогынты ясый. Шуңа карамастан, бер хуҗалык сөт җитештерүне кичәге дәрәҗәдә саклап калган, ә ике хуҗалык арттырган хәтта.

Бу көнне халыктан 18811 килограмм сөт җыеп алынган. Шөкер, Татарстанның уртак сөт казанына шәхси хуҗалыклар да шактый сөт агызалар.

Без канат астына алган Арчаның “Ашыт”, “Кызыл Яр” һәм “Кишет” хуҗалыкларында да сөт җитештерү сизелерлек артты. Күптән түгел безнең “Тукай”дан азык ташучы “КамАЗ” шоферы Зөфәр абый белән бу хакта сөйләштек. “Элек бер сыердан көненә 3-4 килограмм сөт савып ала идек. Хәзер ул 15 килограммга якын”, - диде ул. Бу исә хезмәт хакында чагылыш таба. Әйтүләренчә, колхозчыларда якты киләчәккә өмет уянган.

Татарстан бу көнне 3858,8 тонна тулай савым алуга иреште. Биредә безнең Әтнә өлеше 5 процентка якын. Узган елга карата иң күп сөт җитештерүчеләр исемлегендә дә районыбыз алдынгылар арасында, диелә район хәбәрендә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot