news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районында "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды

60 ел бергә гомер итүче Асия һәм Гыйльметдин Шиһаповлар гаиләсе бүләккә лаек булды.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Әтнә районының Мәрҗән авылында яшәүче Асия Шәрип кызы белән Гыйльметдин Гыйлаҗ улы Шиһаповларга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды. 60 ел бергә гомер итүче бу тату гаиләне котларга районыбыз җитәкчеләре, ветераннар советы рәисләре барды. Аларга тигез гомер, сәламәтлек теләделәр, дип яза район газетасы сайты.

Асия апа белән Гыйльметдин абый икесе дә колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Ике бала: кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. 3 онык, 4 оныкчыклары бар. Өлкән яшьтә булсалар, тормыш алып баралар, дөнья яңалыклары белән дә танышырга вакыт табалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot