news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районында караклар саны арткан

Шулай ук мошенниклык очраклары белән бәйле закон бозулар да ешайган.

(Әтнә, 23 октябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Соңгы арада район халкы арасында урлашу кебек начар гадәт белән шөгыльләнүчеләр саны артуы күзәтелә, дип яза җирле басма.

Тикшерүче Марат Әмиров сүзләренә караганда, бүгенге көндә өч урлашу очрагы буенча тикшерү эшләре алып барыла. Аның берсе эш кораллары урлау белән бәйле булса, ике эш күмәк хуҗалык милкен урлашу белән бәйле. Мәсәлән, хуҗалыкларның берсендә каравылчы булмау сәбәпле, фермадан ике бозау урлаганнар. Шулай ук мошенниклык очраклары белән бәйле закон бозулар да ешайган.

news_right_1
news_right_2
news_bot