news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында ике сәгатьтә 21 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозганнар

Районда “Тоннель” операциясе узды.

(Әтнә, 8 август, “Татар- информ, “Әтнә таңы”). Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике сәгать дәвамында барган операция барышында 21 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән, дип яза җирле басма.

Алар арасыннан 6 очрак иминият полисы булмау белән бәйле. Бер йөртүче техник яктан төзек булмаган транспорт чарасында йөрергә чыккан. 3 кеше куркынычсызлык каешын такмаган. Бер машина йөртүче документын өйдә онытып калдырган. 10 йөртүче утын кабызмыйча йөргән.

Тоннель барышында Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов штрафларны вакытында түләү кирәклегенә дә басым ясады. Шулай ук электрон хәбәргә язылу мөмкинлеге турында да искәртте. “Бүлекчәгә килеп гариза язган очракта, штрафларыгыз турында мәгълүмат электрон почтагызга килеп торачак. Бу исә штрафларны вакытында белеп, аның ярты суммасын гына түләү өчен бер дигән мөмкинлек”, - дип аңлатты.

Ә узган атна барышында район юлларында кагыйдә бозучылар саны аннан алдагы атнаныкы белән чагыштырганда берүк, артмаган да, кимемәгән дә, барлыгы – 90 очрак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100