Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковны искә алу кичәсе узды
Чарада танылган балалар язучылары һәм татар теле галимәләре Йолдыз Шәрәпова, Эльмира Закирова, Ләйлә Минһаҗева, Флера Мәрдәнова катнашты.
(Әтнә, 1 май, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Балалар өчен шигырь язган Хәкимҗан Халиков исемен белмәүчеләр сирәктер, шушы көннәрдә Әтнә районында аны искә алу кичәсе узды, дип яза җирле басма.
Район хакимияте, мәдәният бүлеге оештырган бу кичәдә мәрхүм-шагыйрьнең җәмәгате Нурия ханым, энесе Мөхәммәтҗан ага, ТР язучылар союзы әгъзасы Данил Салихов, Фәләстыйн дәүләтенең Россия Федерациясендәге илчелеге пресс-секретаре, шагыйрь Абдулла Исса, танылган балалар язучылары һәм татар теле галимәләре Йолдыз Шәрәпова, Эльмира Закирова, Ләйлә Минһаҗева, Флера Мәрдәнова катнашты.
Район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова кичәне ачып, мондый очрашуларның мәктәпләрдә узуын билгеләде.
Кичә укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Республиканың язучылар берлеге җитәкчесе бик матур итеп “Олы юлның тузаны” җырын башкарып сокландырды. Ә Фәләстыйн илчесе татар теленә соклануын белдерде. “Үз гомеремдә татар телен белмәвемә ике тапкыр үкендем, берсе – менә бүген”, – дип көлдереп тә алды. Шул ук вакытта: “Сез шундый сөйкемлеләр... Тыштан гына түгел, эчке тормышыгыз да шундый ук булуга ышанам. Йөзегездән елмаю һич төшмәсен иде”, – дип ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз