Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
Олы Әтнәдә уздырылган кичәгә язучының бертуган энесе Мөхәммәтҗан Халиков, аның ике улы килде.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Әтнә районының Олы Әтнә мәктәбендә күренекле балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең туганнары - Мамыш авылында яшәүче бертуган энесе Мөхәммәтҗан Халиков, аның ике улы белән очрашу узды, дип яза район газетасы.
«Мәктәбебездә бик җылы кичә үтте. Аны якташыбыз, күренекле балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан китапханәче Розалия Хөсәенова оештырды. «Сабый күңелле шагыйрь» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә, Хәкимҗан Халиковның Мамыш авылында яшәүче бертуган энесе Мөхәммәтҗан Халиковны һәм аның улларын кунак итеп чакырдык. Алар Хәкимҗан Халиков турында истәлекләре белән уртаклашты, аның тормыш һәм иҗат юлы хакында сөйләде. Кичәне Розалия Хөсәенова алып барды», - диде Олы Әтнә урта мәктәбе директорының оештыру эшләре буенча урынбасары Динә Галиуллина.
Мондый очрашулар районның башка мәктәпләрендә дә оештырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз