Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районында Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале башланды
Җиңүче мәктәпнең спектакле 19 мартта Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестивальгә старт бирде.
«Фестиваль район мәктәп укучылары арасында үткәрелә. Вәкаләтле жюри фестивальдә катнашучы спектакльләрне карап, бәяләгәннән соң җиңүче мәктәпнең спектакле 19 мартта Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк», — дип хәбәр итә театр.
Әлеге фестиваль белән Әтнә театры үзенең легендар режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче Республика премиясе лауреаты Гомәр Мәрдәновның исемен мәңгеләштер.
«Фестиваль татар телен, әдәбиятын саклауда, яшьләребез арасында сәләтле балаларны ачыклауда уңышлы башлангыч булачак», — дип ассызыклый театр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз