Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районында балалар мәйданчыгы ачылды
Югары Сәрдә балалар мәйданчыгы ачуда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова катнашты.
(Әтнә, 19 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районы Югары Сәрдә авылында балалар мәйданчыгы кичә төштән соң ачылды. Мәйданчыкны ачу тантанасына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова да катнашты, дип яза җирле басма сайты.
Римма Атллас кызы Ратникованы һәм дистәгә якын кешене үз эченә алган төркемнең Г.Тукай эзләре буйлап җәяүләп Кушлавыч авылына барышы иде. Юллары Югары Сәрдә авылы аша үтте. Мәйданчыкны ачу танатанасында да бик теләп катнашты алар, әлеге объектның туачак сабыйларның балаларына да хезмәт итүен теләделәр. Беррәттән авыл җирлегенең торышы белән таныштылар. Мәктәпкә кереп, режиссер Камил Саттаровның музеен карадылар. Уеннарда катнашып, авыл халкы белән фотоларга төшеп, пылау-чәй белән сыйлангач, Югары Сәрдә халкына уңышлар теләп, кунаклар җәяүләп Кушлавычка – Г.Тукай музеена юл тоттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз