Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районында авыл көннәре үткәрелә
28 июльдә - Иске Җогып, 29 июльдә Чембулат авылларында авылдашлар, якташлар очрашты.
(Казан, 31 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). “Туган авылым – Җогып, исемнән китми чыгып” дип исемләнгән “Авыл көне”н озак еллар мәгариф системасында эшләүче укытучы, лаеклы ялга чыккач, Иске Җогып авылының тарихын өйрәнүче Раушан абый Садыйков оештырды. Аның фикерен авылдашы Фәрит абый Фәйзуллин хуплап алды, дип яза җирле басма.
Казан асып пылау пешерергә итен Ирек Шәрәфиев күчтәнәч итеп бирде. Яңа Шашы авыл җирлеге Марат Срүр улы Сабирҗанов белән киңәшләшеп, аның җитәкчелегендә үткәреләчәк бу бәйрәмнең якынча программасы да төзелде. Чәй табыны әзерләнде. Кайтучылар авыл мәчетендә өйлә намазы укып, зыярәт кылдылар. Авыл клубында концерт карап, табын артында аралаштылар.
Чембулат авылында мондый бәйрәм быел икенче тапкыр оештырыла. Аны авыл халкы үзе акча җыеп, иганәчеләрен табып үткәрә. Сабантуена охшаш бу бәйрәмнең кунагы җырчы Ринат Рәхмәтуллин иде.
-Яңа Шашы авыл җирлегенә 5 авыл керә. Икесе менә шулай зурлап бәйрәм уздырды быел. Ике авыл кешеләре дә үзләре әзерләнде, без аз гына ярдәм итеп җибәрдек. Бүләкләрне дә үзләре алдылар. Халыкның инициатива күрсәтеп, якташларны, авыл тарихларын барлавы куанычлы хәл, - ди авыл җирлеге рәисе Марат Срүр улы Сабирҗанов.
- Әле һаман очрашу тәэсире белән йөрим. Һәр мизгелен кабат күз алдымнан кичерәм. Күңелләрдә иң-иң җылы хисләр. Шундый эчтәлекле очрашуны оештырган һәркайсына Аллаһның рәхмәте булсын. Шундый киң күңелле, иманлы, тырыш авылдашларым белән горурланам. Һәркайсыгыз Аллаһның рәхмәтендә һәм бәрәкәтендә гомер кичерегез, кадерле авылдашларым, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Иске Җогыпта туган, Яңа Кенәр авылында яшәүче Илсия Мәхмүт кызы Габдрахманова.
Чембулатлар да канәгать.
Эшен дә эшли белгән, авыл тарихын да, якташларын да барлап торган кешеләр булганда, Иске Җогып, Чембулат кебек кечкенә авылларыбыз да яши әле - әнә шунддый фикер белән таралышты алар,диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз