news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районында 85 ветеранның сәламәтлеген тикшерделәр

Ветеранның өенә шул участокка билгеләнгән терапевт, күз врачы, кан алырга лаборант бара.

(Әтнә, 1 март, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Сүрия Мингатина). Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, Әтнә районында 85 ветеранның сәламәтлеген тикшерделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ветераннар, сугыш инвалидлары, тыл хезмәтчәннәре болай да район үзәк хастаханәсе коллективы игътибар үзәгендә. Сугыш ветераны, сугыш инвалиды, сугышта катнашучылар, тыл хезмәткәрләренең барысының да сәламәтлеген тикшереп торалар. Табиблар төркеме аларның сәламәтлеген җентекләп, игътибар биреп тикшерә.

«Агымдагы елда 231 ветеранның 85енең сәламәтлеге тикшерелде. Ветеранның өенә шул участокка билгеләнгән терапевт, күз врачы, кан алырга лаборант бара. Алар тикшереп кайтып, өстәмә тикшерү — УЗИ, рентген кирәк, дисәләр, ветераннарны хастаханәгә алып килеп карауны оештырабыз», — диде район хастаханәсенең баш табиб киңәшчесе Азат Гарипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot