Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы Яңа Шашы китапханәсендә Тыюлык һәм милли парклар көнен билгеләп үттеләр
Шушы истәлекле көн уңаеннан 7нче сыйныф укучылары катнашында “Табигать язмышы - безнең язмыш” дигән экология дәресе үткәрелде.
(Әтнә, 11 гыйнвар, ”Татар- информ”, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Бүген 11 гыйнвар - тыюлык һəм милли парклар көне. Шушы көн уңаеннан Әтнә районының Яңа Шашы авылы китапханәсендә 7нче сыйныфларда белем алучы укучылар катнашында “Табигать язмышы - безнең язмыш” дип исемләнгән экология дəресе үткəрелде, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы.
Экологиягә багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылды. Укучыларга райондагы "Ашыт" тыюлыгы турында мәгълүмат бирелде, презентация күрсәтелде.
Экология дәресендә укучыларга әлеге истәлекле көннең тарихы аңлатылды. Алар шулай ук Әтнә районы “Ашыт” тыюлыгындагы Кызыл китапка кертелгән хайваннар, кош-кортлар, үсемлекләр белән таныштырылды. Биология укытучысы Закирова Равия апалары дәрестә катнашучыларга тема буенча өстәмә мәгълүмат җиткерде. Дәресне оештыручы - китапханәче Надия Нәҗмиева. Аның якташ шагыйрәбез Фирая апа Зыятдинова шигырьлəрен дə куллануы дәреснең тәрбияви әһәмиятен тагын да арттырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз