news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы Яңа Шашы авылында тиздән яңа парк ачылачак

Монда брусчатка сукмаклар, стелла-обелиск, төрле чараларда чыгыш ясар өчен кечкенә сәхнә дә булачак.

(Әтнә, 7 август, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Әтнә районы Яңа Шашы авылында ял паркы төзиләр. Махсус программа буенча төзелә торган ял паркы “Яшьлек” исемен йөртәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә төп төзелеш эшләре тәмамланып килә инде, һәрхәлдә бүген үк булачак ял итү урынының контурларын шәйләргә була. Күмәк хуҗалык идарәсе һәм яңа төзелә торган күп функцияле үзәк - мәдәният йорты каршында урын ала ул.

Монда брусчатка сукмаклар, стелла-обелиск, төрле чараларда чыгыш ясар өчен кечкенә сәхнә дә булачак. Ә инде балалар өчен уен мәйданчыклары, тирә-якта утлар балкып, эскәмияләр куелгач һәм агачлар да утыртылгач, искитәрлек булачак бу парк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot