news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы балалары себерке белән туп уйнады

"Күңелле стартлар уеннарында катнашучылар бүләкләнде.

(Әтнә, 19 декабрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы балалары себерке белән туп уйнады. 16 декабрь көнне мәдәният йорты каршында 13.00 сәгатьтә "Күңелле стартлар" уены уздырдылар. Бу турыда район басмасы яза.

Рәхәтләнде бу уенда катнашучылар, себеркегә атланып чаптылар да, алка-туп та кудылар, "ледянка" га утыртып бер-берсен тарттылар да, эттеләр дә, чиләкләп кар да ташыдылар. Уеннарда катнашучылар бүләкләр дә алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot