news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы «Шахтер» хуҗалыгында иң югары хезмәт хакы

Бу хакта 2016 елгы эш нәтиҗәләре буенча уздырылган хисап җыелышында әйттеләр.

(Әтнә, 23 февраль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнәдә хисап җыелышы узды. Көн тәртибендә каралганча, хуҗалык җитәкчесе Айназ Хәкимов чыгыш ясады. Бәхәссез факт, соңгы елларда “Шахтер”ның икътисади хәле сизелерлек дәрәҗәдә яхшырды. Моңа, җитәкче сүзләренә ияреп әйтсәк, ел ахырына сөткә бәяләрнең лаеклы күрсәткечләргә җитүе дә этәргеч ясады. Район башлыгының тырышлыгы нәтиҗәсендә, бүген район хуҗалыклары сөтне республикада иң югары бәяләрдән саталар. Узган елны сөт сатудан гына хуҗалык кассасына 193 миллион сумнан артык акча кергән. Безнең авыл хуҗалыгында төп керем әнә шул сөткә барып тоташа. “Шахтер”да былтыр 1 центнер сөт җитештерү 1164 сумга төшкән, ә аны 2331 сумга сатканнар. Рентабельлек 51,5 процент тәшкил иткән, дип яза «Әтнә таңы» газетасы.

Керемең күп булса, колхозчыларың да бай яши. Бу очракта район башлыгы Габделәхәт Хәкимов сүзләрен ассызыклау дөресрәк булыр.

- Авыл хуҗалыгы районнары рейтингында Әтнә районы – беренче! Колхозчыга хезмәт хакы түләү буенча да без – алда. Ә “Шахтер”да районда иң югарысы, - диде ул. Нәтиҗә ясау кыен түгел, авыл хуҗалыгы өлкәсендә районда гына түгел, республикада иң зур хезмәт хакларының берсе - биредә. Боларга ничек ирешелгәнен хуҗалык җитәкчесе чыгышыннан чамалап була.

- Сөт җитештерүнең үзкыйммәте арта бара, чөнки хәзер терлек азыгы рационы сизелерлек баеды, - дип билгеләде ул. Бу урында, “Шахтер”ның узган елгыдан 9 тонна сөтне артык сатуын билгеләргә кирәк. Район башлыгы да:

- Бу үзе бер хуҗалык сөте. Бу көнне 2008 елны нибары 8 тонна тәшкил иткән, быел 33 тоннага җитте, - дип билгеләде.

“Шахтер”да терлекчелек кенә түгел, игенчелек, төзелеш, механикалаштыру өлкәләрендә дә күп эш башкарыла. Алары белән хуҗалыкның баш инженеры Мәсгуть Хәкимуллин, баш агроном Рәдиф Хәйруллин, баш зоотехник Айнур Мәрдәнов һәм баш мал табибы Рифат Хәйруллин таныштырып уздылар.

Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Габделәнәс Абдул улы Хәкимов чыгышын да кызыксынып тыңладылар. Биредәге авыллардан 71 йорт дача хезмәтен генә үти икән.

Эшләнгән эшләрдән бигрәк, планлаштырганнары белән танышу дөресрәк булыр. Мәрҗән янында елга буена пирс төзергә ниятлиләр. Янгын сүндерү машиналарына су алырга кирәк ул. Апрель аеннан башлап чүп җыюны оештырачаклар. Узган көздә Сабантуй мәйданына яшьләр көче белән 200 төп агач утыртканнар, бу эшне быел да хисап җыелышы күңелле нотада тәмамланды. Районның ветеринария станциясе җитәкчесе Рөстәм Илдар улы Һашимов “Шахтер” җитәкчесенә Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе оештырган “Лучший кукурузный силос” исемле конкурсның махсус сертификатын тапшырды. Исегезгә төшерәбез, “Шахтер” әлеге конкурста Россия буенча I урын яулады, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100