news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы Сабантуенда хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

Район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов Әтнәнең социаль-икътисадый хәлен тотрыклы дип бәяләде.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Сабантуй елдагыча район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка күпереп пешкән икмәк бүләк итүдән башланды. Һәм барыбызны да бөтереп ала торган данлыклы Әтнә базары тамашасы белән дәвам итте. Театрның 100 еллыгына багышлап әзерләнгән ачылыш, соңында коридор ясап, хезмәт алдынгыларын мәйдан сәхнәсенә менгерде. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов алдынгыларны бүләкләде, - дип яза “Әтнә таңы” газетасы сайты.

Терлекчеләр ел саен беренче урынны бирмиләр. Узган елда һәр сыердан 9000 кг нан артыграк сөт савып алдылар. Һәр көнне районда 200 тонна сөт савыла. Моның азмы-күпме икәнен күзаллау өчен, мәйданы белән ике Татарстан кадәр булган Волгоград өлкәсенең 100 тонна сөт җитештергәнен әйтеп, Әтнәнең 43 район арасында 1 урында баруын билгеләп узды район башлыгы. Хезмәт нәтиҗәсен бәяләүче финанс хәленә дә тукталды. “Барыбызга да иң мөһиме хезмәт хакы. Анысы буенча да республикада беренче урында барабыз. Хезмәт хакы районыбызда уртача 25 мең сум тәшкил итә”, - дип сөендерде.

Сабантуйлар кунаклар белән ямьле, безнең бәйрәмебезгә якташыбыз Республикабызның Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың хисап палатасы рәисе Алексей Демидов кайтты.


Сабан бәйрәменең төп максаты-хезмәт алдынгыларын олылау. Безнең мәйдан да зурлады аларны. Алар - “Таң" хуҗалыгыннан Рифат Әнәс улы Хәсәнов, “Нью Холланд” комбайнында 17435 центнер ашлык суктырды. Фәйзи Галиев исемендәге хуҗалыктан Зөфәр Искәндәр улы Исламгалиев, ул “Мега” комбайнында 17161 центнер ашлык суктырды. Күшәр хуҗалыгыннан Илфар Гәбдрәүф улы Шакиров, “Нива” комбайнында 6287 центнер ашлык суктырды; “Шахтер” хуҗалыгыннан Илнур Газинур улы Мәрдәнов, “Ягуар” комбайны белән 19591тонна азык массасы җыйнап алды. “Уңыш” хуҗалыгыннан Зөлфәт Хәмит улы Әхмәтгалиев, “МакДон” комбайны белән 3919 гектар теземнәргә салды. Ленин исемендәге хуҗалыктан Фердинат Салих улы Хисмәтуллин МТЗ -1221 тракторында -3334 эт/га, Тукай хуҗалыгыннан Зөлфәт Мәхмүт улы Шакиров МТЗ-1221 тракторында - 3870 эт/га, Фәйзи Галиев исемендәге хуҗалыктан Ирек Илсур улы Галиев МТЗ-1221 тракторында - 4389 эт/га, “Таң” хуҗалыгыннан Нияз Рәис улы Хәйбуллин МТЗ-1221 тракторында - 4305 эт/га, “Ашыт” хуҗалыгыннан Илгиз Вәдүт улы Галәутдинов МТЗ-1221 тракторында - 4229 эт/га, “Кызыл -Яр” хуҗалыгыннан Мөбарәк Тәбрис улы Касимов МТЗ-1221 тракторында - 2926 эт/га, Кишет хуҗалыгыннан Мәлик Сәет улы Әхмәдуллин К-700 тракторында 3831 эт/га эш башкардылар. Күшәр хуҗалыгыннан Рәдиф Габделхәй улы Мортазин КамАЗ машинасы белән 301934 т/км йөк ташыды. Мәңгәр хуҗалыгыннан Илсөяр Госман кызы Гайнетдинова, Лариса Артем кызы Виноградова һәр сыердан 10703 кг, тулаем 10382 центнер сөт савып алдылар. “Таң” хуҗалыгыннан Мәдинә Әхәт кызы Сафина һәр сыердан 8524 кг, тулаем 8524 центнер сөт сауды . Тукай хуҗалыгыннан Фәрдия Рашат кызы Шәйхетдинова һәр сыердан 7173 кг, тулаем 7173 центнер сөт савып алды. Тукай хуҗалыгыннан Минзәгъдә Гали кызы Хәкимова 817 грамм тәүлеклек артым алды. 468 центнер ит җитештерде. “Дусым” хуҗалыгыннан Булат Зиннур улы Хәмидуллин терлек симертүдә 917 грамм тәүлеклек артым алды, 358 центнер ит җитештерде. Ленин исемендәге хуҗалыктан Фәридә Сөләйман кызы Җамалиева, Марсилә Габделхак кызы Сабирҗанова яшь бозау тәрбияләүдә 906 грамм тәүлеклек артым алып, 397 центнер ит җитештерделәр. “Шахтер” хуҗалыгының баш агрономы Рәдиф Илшат улы Хәйруллин зур уңышларга ирешкән белгеч буларак бүләкләнде.

Районның 2018 елгы сабан батыры - “Таң” хуҗалыгыннан Фирдүс Фәрит улы Шакирҗанов, МТЗ-1221 тракторында 551эт/га язгы кыр эшләре башкарды, 1106 га чәчү чәчте, 308 гектарга культивация ясады.

Район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы хезмәт батырларына бүләкләр тапшырып, аларга рәхмәтен әйтеп, уңышлар теләд, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100