Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районы “Ленин” хуҗалыгы өч көндә зур сенаж чокырын тутырды
Хуҗалыкта күпьеллыклар 1150 гектар мәйдан били, шуның 600 гектардан артыгын басудан чокырга алып кайтып салганнар инде.
(Казан, 23 июнь, “Татар-Информ, ”Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Атна уртасына – барысы 3 көн эчендә районның Түбән Бәрәскә фермасы янындагы 2000 тонналы сенаж чокырын яхшы сыйфатлы үлән белән тутырып та куйдылар. Хуҗалыкта күпьеллыклар 1150 гектар мәйдан били, шуның 600 гектардан артыгын басудан чокырга алып кайтып салганнар инде, дип яза җирле басма.
Биредә басу – чокыр юлын берөзлексез 8 берәмлек техника таптый: массаны “КамАЗ” машиналарында – Илнур Хәкимов, Таһир Сабиров, Айрат Галиев, Айдар Шакиров, Ильмир Закиров һәм “Т-150” тракторларында – Айнур Сабиров, Илназ Гайнуллин, “МТЗ-1221”дә Фирдинант Хисмәтуллин ташый. Сенаж чокырында аны эттереп, таптап торучы егетләр – “бульдозер”, “К-700” һәм “К-744” тракторларында Илфар Исмәгыйлев, Илфат Хәкимуллин, аталы-уллы Илшат һәм Илфат Хәйретдиновлар көч куя.
Ферма каршында урнашкан басуда кызу эш өсте. Күпьеллык үләнне “Ягуар” комбайны белән Рөстәм Насретдинов туратып машина һәм тракторларга төяп тора. Эш озын сменалы итеп оештырылган.
– Бик яхшы комбайн бу, инде озак еллар куллансак та, әлегә яхшы хәлдә, – ди әле дүртенче көнен генә эшләүче комбайнчы.
Бу “Ягуар”да озак еллар буе “Ленин”ның гына түгел, районның алдынгы комбайнчысы саналган Равил Абдуллин эшләде. Аны алыштырган комбайнчы техниканы әнә шулай бәяләде. Элекке комбайнчының техниканы саклап, җаваплы карап эшләве нәтиҗәсе бу. “Ленин”ның тагын бер “Ягуар”ы бар, анысында данлыклы комбайнчының улы Рафил Абдуллин эшли.
Биредә басу – чокыр юлын берөзлексез 8 берәмлек техника таптый: массаны “КамАЗ” машиналарында – Илнур Хәкимов, Таһир Сабиров, Айрат Галиев, Айдар Шакиров, Ильмир Закиров һәм “Т-150” тракторларында – Айнур Сабиров, Илназ Гайнуллин, “МТЗ-1221”дә Фирдинант Хисмәтуллин ташый.
Сенаж чокырында аны эттереп, таптап торучы егетләр – “бульдозер”, “К-700” һәм “К-744” тракторларында Илфар Исмәгыйлев, Илфат Хәкимуллин, аталы-уллы Илшат һәм Илфат Хәйретдиновлар көч куя, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз