Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы Комырхуҗа мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге конференция уза
Конференциягә Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре язылуга 100 ел тулуга бәйле рәвештә - туган телне саклау проблемалары, татар әдәбияты һәм тарихы, туган як экологиясе һәм географиясе, фол
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре язылуга 100 ел тулуга бәйле рәвештә - туган телне саклау проблемалары, татар әдәбияты һәм тарихы, туган як экологиясе һәм географиясе, фольклор, халык педагогикасы мәсьәләләре 26 февраль көнне Әтнә районының Комырхуҗа мәктәбендә узачак Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциягә чыгарыла.
Әлеге җыен 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасн тормышка ашыру, талантлы укучыларны барлау һәм аларга ярдәм итү, укучыларның эзләнү-тикшеренү күнекмәләрен үстерү максатыннан оештырыла.
Конференция укучыларны педагог, мәгърифәтче, тарихчы һәм философ Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасы белән таныштыру; әхлакый кыйммәтләргә, милли мәдәният традицияләренә якынайту; фәнни тикшеренүләргә кызыксыну тудыру һәм башка максатларны күз алдында тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз