Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы Комыргуҗа мәктәбендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр
Комыргуҗа урта мәктәбендә авылның үрнәк гаиләләре катнашында бик матур чара уздырылды.
(Әтнә, 23 апрель, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). 2017 ел илебез ЗАГС органнары өчен юбилей елы. Моннан нәкъ менә 100 ел элек - 1917 елның 18 декабрендә “Язылышу актлары, балалар турында, гражданнарның язылышу актлары китабын алып бару турында” декрет кабул ителә. Шул уңайдан, Комыргуҗа мәктәбендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Авыл җирлеге әзерләгән кичәгә ун, егерме, утыз, кырык, илле ел бергә яшәгән парларны чакырганнар. Шулай ук “Мәгариф” журналының бүлек мөдире, якташыбыз Таһир Сабирҗанов һәм район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов җитәкчелегендә авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләреннән торган делегация дә катнашты, - дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.
“Гаилә – ил терәге”, диләр бездә. Дөрестән дә, ныклы, тигез, тату гаиләләр ил тоткасы булып тора. Нигезе нык гаилә генә тормыш давылларына бирешми. “ Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе”, - дигән гыйбәрә дә юктан гына килеп чыкмагандыр. Авыл җирендә тату, тигез парлар булып яшәгән, тәртипле, бүтәннәр өчен үрнәк балалар тәрбияләп үстергән гаиләләр һәрчак игътибар үзәгендә. Бу чараның максаты да әнә шундый парларны барлау, үсеп килүче яшь буынны аларның тормыш- яшәеше белән таныштыру, тату гаилә коруның серләрен ачыклау белән бәйле. Мәктәпкә иң зур гаилә стажы булган пар буларак чакырылган Таһирҗан белән Дания Шагиевларны гына алыйк. Гомерләрен күмәк хуҗалык хезмәтенә багышлаган, өч егеткә тормыш бүләк итеп, аякка бастырган, бүгенге көндә лаеклы ялда булып, оныкларын үстерешергә ярдәм итеп яшәгән бу пар чын- чынлап олы хөрмәткә лаек.. Аларның уллары Данис һәм киленнәре Ләйләнең дә өйләнешкәннәренә ун ел гына булуга карамастан, үрнәк гаилә буларак бу чарада катнашулары да Таһирҗан абый белән Дания апа өчен зур горурлык. . Татар авылларында мондый гаиләләр күбрәк булса, безнең милли традицияләребез, бала тәрбияләүдә ата- бабадан килгән гореф- гадәтләребез мәңге югалмаячак. - Килен булып төшкән чакта ирем йортында ничә кеше яшәвен дә хәтерләмим. Карт әби, әти, әни, аларның өч кызы, ирем, мин...- дип искә ала тормыш иптәше Рафаэль белән 40 ел гомер кичерүче Гөлсинә апа Мөхәммәтҗанова. - Гаиләдәгеләр бер – берсенә игътибарлы булса, хөрмәт белән караса - шул гаилә ныклы була. Кайнана булган кеше үзенең яшь чагын, ә килен үзенең дә кайчан да булса кайнана булачагын онытмасын иде.
Һәр гаиләнең үзенә генә хас тәрбия чарасы, балага дөрес тәрбия бирүнең үз ысуллары бар. Гадәттә, бу эш белән күбрәк әниләр шөгыльләнә. Ә менә Әлфинур һәм Әхтәм Зиннәтуллиннар гаиләсендә бу эш тигез бүленгән. - Мәктәпкә җыелышларга үзем барырга тырыша идем, - дип сөйли Әхтәм Зиннәтуллин. - Ике егет үстердек – олысы кечесенә һәрвакыт ярдәмгә килә иде. Кечесе дә абыйсы сүзеннән чыкмады- мәктәптә дә, югары уку йортында укыганда да бер - берсенә терәк булдылар. Инде гаиләгә килгәндә, ир – баш, хатын – муен, - диләр. Бу китап сүзе генә. Тормыш икең бер булса гына бара. Балалар да һәр эштә булышып, эшнең рәтен белеп үсәргә тиеш. - Гаиләдә иң беренче чиратта әти кешегә карата хөрмәт булырга тиеш, - дип ире сүзләренә кушыла Әлфинур. - Мин үзем абыйлар белән үстем. Безнең гаиләдә әти зур авторитетка ия иде. Абыйлар армиядән хатларын да “әти” сүзе белән башлап яздылар. Бу үзенә күрә бер горурлык та, шул ук вакытта хөрмәт билгесе дә. Гаиләдә дә без малайлар белән эш эшли башласак, “ әти кайтканчы бетерик ”дип тырышалар иде. Утыз ел бергә гомер кичергән бу гаиләнең тормыш принципларына сокланмый мөмкин түгел.
Әти-әнине кадерләп, хөрмәт итеп яшәүчеләр үзләре дә балаларыннан кадер- хөрмәт күрә. Гаилә булып яши башлауларына ике дистә ел булган Гөлзия белән Марат Латыйповлар әнә шуны истә тотып яшиләр. - Әти- әни яныңда булганда киләчәккә ышаныч бар, яшим диеп яшисең. Гаиләң тулы, эшкә дә күңел үсә, - ди Марат. - Әти үрнәгендә балалар да эшкә тартыла. Эшләп үскән бала икенче төрле була. Эш белән бүтән кирәкмәгән эшләргә дә вакыт калмый. Яшьләргә шуны да әйтәсем килә, әти- әниләргә исән чакларында хөрмәт күрсәтергә, хәер- фатихаларын алып калырга кирәк. Тормышта әнә шул бик мөһим. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш, - дип яза басма матбугат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз