Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районы Комыргуҗа мәктәбе коллективы әфганчыларга бәйрәм ясады
Әфган сугышы тәмамлануга утыз ел тулу уңаеннан (киләсе елны көтеп тормастан), Мәскәүдән, заказ биреп, махсус юбилей медальләре кайтартканнар.
(Әтнә, 14 апрель, "Татар-информ", “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Әтнә районы Комыргуҗа мәктәбе коллективы әфганчыларга бәйрәм ясады. Үзләренә зур бәйрәм оештыруларына әфганчылар бераз аптырабрак та калдылар. Көне дә узды, тик торганда нинди очрашу янәсе. Шуңа да карамастан, күңелләре күтәренке, кәефләре шәп иде. Җитмәсә, мәктәп коллективы Комыргуҗа авыл җирлеге һәм “Шахтер” хуҗалыгы белән берлектә, әфган сугышы тәмамлануга утыз ел тулу уңаеннан (киләсе елны көтеп тормастан) Мәскәүдән, заказ биреп, махсус юбилей медальләре кайтартканнар, дип яза район газетасы.
Сугыш кайтавазы булып торган бу истәлекле медальне хәрби комиссар Алмаз Борһанов күкрәкләренә таккан вакытта ниләр кичерде икән әфган геройлары. Күз алдыннан, берәм-берәм, сугышта ятып калган иптәшләре үтте микән?! Әллә исән калуларына үзләре дә ышанмыйча, яудан чыккан мизгелләрен барладылармы? “Бу медаль - безнең өчен иң кадерлесе...”, - диде үзенең чыгышында район әфганчылар оешмасы җитәкчесе Ленар Кәбиров.
“Утыз еллап вакыт үтте, күңелемдә генә тирән яра - төшләремдә һаман сугыш бара “- районның Әфганчылар оешмасын җитәкләүче Ленар Кәбировның совет сугышчыларының әфган җиреннән чыгуына 30 ел булуга багышлап быел ук язып куйган җыр сүзләре бу. Күптән түгел генә Комыргуҗа урта мәктәбендә әфган сугышын узган ветераннар белән очрашу барышында бу җырны аларның берсе – Илдар Шакиров үзәкләргә үтәрлек итеп башкарды. Берәүне дә битараф калдырмады бу сүзләр.
Гомумән, әлеге очрашу бик ихлас, җылы хисләр белән сугарылган иде. Аны мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева алып барды. Кунак буларак, Арча - Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов чакырылганнар иде. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов турында әйтеп тә тормыйм, авыл җирлегендә үткәрелгән бер генә чара да - мәктәптә узамы ул, әллә мәдәният йортындамы – берсе дә аның катнашыннан узмый.
Очрашуны егетләр дә нәкъ менә “бәйрәм” дип атадылар. Кайчандыр сугышка җибәреләчәкләрен үзләре дә белми, әти- әниләре, туганнарыннан аерылып армия хезмәтенә алынган бу егетләр өчен чыннан да шулайдыр. Кызганычка, тиешле хөрмәтне генә күрсәтә алганыбыз юк аларга.
Хәрби комиссар Алмаз Борһановның да чыгышы егетләргә нык тәэсир итте. “Бу сугышка без кагылырга тиеш түгел. Бу егетләр сугышка керәбез дип китмәде. Шуңа да карамастан, берсе дә әти- әниләре, укытучылары, авылдашлары йөзенә тап төшермәде. Ике егетебез яу кырларында геройларча вафат булды. Зөлфәт Хәйруллин - “За отвагу” медаленә, Илдар Сафиуллин – “ Кызыл Йолдыз” орденына лаек булды. Егетләр үзләрен утка куеп, иптәшләрен коткарып калдылар. Әфган сугышын узган бу егетләребез белән без горурланырга тиеш. Сез дә булачак солдатлар, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручы егетләргә. Тырышып укыгыз, әти-әни горурлыгы булып үсегез.”
Очрашуның нәкъ менә мәктәптә оештырылуының да үз сәбәпләре бар. Мәктәп белем бирү генә түгел, бәлки балаларга дөрес тәрбияләү урыны да бит әле. Ә патриотик тәрбия аерым игътибарга лаек. Әнә бит Ленар Кәбиров та бу теманы күздә тотып, “ Мәктәптә патриотик тәрбия су кебек җитми. Ә менә мондый чаралар дөрестән дә, сугаруга тиң”- диде.
Ул шулай ук оешма эшчәнлегендә хәрби комиссарның актив рәвештә ярдәм итеп килүен дә ассызыклап узды. “Һәр башлаган эшебездә терәк булып тора, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә кулыннан килгәнчә ярдәмен күрсәтә”, - дип Алмаз Борһановка рәхмәт сүзләрен юллады.
Әфганчы егетләр башкаруында җырларны да бик яратып тыңлады залдагы тамашачылар. Илдар Шакиров белән беррәттән Раил Касыймов, Илфар Гәлләмовның чыгышларын, Ирек Әскаровның гармунда уйнавын алкышлар белән кабул иттеләр. Укучылар үзләре дә җавапсыз калмады. Алсинә белән Зилә, ике Азалия башкаруында җырлар, Йолдыз белән Диләрә башкаруында дәртле биюләр алкышларга күмелде.
Чара ахырында актив тормыш позициясе алып барганнары, яшь буынны тәрбияләүдә зур көч куйганнары өчен хәрби комиссар Алмаз Борһановка, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимовка, хуҗалык рәисе Айназ Хәкимовка, мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлшат Фәхриевага Министрлар кабинеты каршында оештырылган Әфганистан республикасындагы сугышчан хәрәкәт ветераннары, Төньяк-Кавказ регионы территориясендә узган кораллы конфликтлар һәм терроризмга каршы операцияләрдә катнашучыларга кагылышлы сораулар буенча эшләүче координацион совет рәисе И.М.Егоров имзасы белән Рәхмәт хатлары тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз