news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы Комыргуҗа авылында кышны озаттылар

Әлеге җирлеккә кергән Мәрҗән, Төрекләр, Комыргуҗа авылларыннан килгән халык рәхәтләнеп күңел ачты.

(Әтнә, 25 февраль, Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сурия Мингатина). Әтнә районы Комыргуҗа авылында кышны озаттылар. Әлеге җирлеккә кергән Мәрҗән, Төрекләр, Комыргуҗа авылларыннан килгән халык рәхәтләнеп күңел ачты дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Бу бәйрәмне ничек теләсәң, шулай атап була. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов әйткәнчә, "Авыл бәйрәме, дисәк тә була. Кышкы сабантуй ук була алмас, быел икенче тапкыр оештырабыз. Тора-бара зурлап ук үткәрә башларбыз...", - диде ул Комыргуҗа мәктәбе каршында үткән әлеге чараны башлап җибәргәндә.

Казаннарда пылау пешә, кайнар коймак, чәй күпме телисең... Җырчылар җырлап, музыка уйнап тора. Алып баручысы район мәдәният бүлеге белгече, халык яратып өлгергән, үз иткән Әлфинә Мөхәмәтҗанова, мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов та шунда. Ә авыл җирлегендә нинди җитәкче бар, барысы халык арасында мәш килә. Олысы да, кечесе дә, таякка таянганы да, бала-чагасы да шунда...- авылда бәйрәм икәне, авыл башыннан ук сизелә. Спорт уеннарының ниндиен генә уйнамадылар...

Ә Комыргуҗада рәхәтләнеп ял иттеләр, алдынгыларга рәхмәт әйттеләр. Бүләкләр әзерләгәннәр, катнашучылар да, җиңгән командалар да буш кул китмәделәр. "Шахтер" хуҗалыгының бүләге монысы. Эшли белгән халык ял итә белергә тиеш. Кырыйдан кемдер катнашканны көтеп торсаң, бәлки бу кадәр үк булмас та иде. Ә Комыргуҗа җирлегендә яшәүчеләр үзләренә бәйрәм ясадылар, җырладылар, уйнадылар, ярыштылар, соңыннан җиңүче командаларны билгеләп, бүләк өләштеләр. Комыргуҗа командасына җитүчеләр булмады, алар - беренче. "Шахтер" командасы - икенче, Мәрҗән командасы - өчтә, Төрекләр - дүрттә, мәктәп командасы - биштә. Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов җиңүче командаларга акчалата бүләк өләште, дип язалар басма матбугатта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100