news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы Күшәр авылында яшәүчеләр кичке урам бәйрәменә җыелдылар

Авыл халкы бәйрәмне оештырырга булышкан хуҗалык рәисе Илнар Илдар улы Галиәхмәтовка рәхмәт белдерде.

Әтнә районы Күшәр авылында яшәүчеләр кичке урам бәйрәменә җыелдылар
Гөлүсә Галимҗанова

(Әтнә, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы Күшәр авылында кичке урам бәйрәменә килүчеләр рәхәтләнеп биеде һәм уеннарда катнашты. Бәйрәмдә колхоз рәисе дә бар иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыл халкы бәйрәмне оештырырга булышкан хуҗалык рәисе Илнар Илдар улы Галиәхмәтовка рәхмәт белдерде.

Бәйрәм уеннарында катнашучыларның  берсе дә бүләксез кайтып китмәде. Кайнар чәй, коймак белән дә сыйладылар.

Бәйрәмне мәдәният, китапханә хезмәткәрләре оештырды. Иганәче  - "Күшәр" хуҗалыгы, авыл җирлеге.

Мондый бәйрәмнәр бар җирлектә дә үткәрелә башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100