news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы Күәм урта мәктәбендә Әлфия Айдарская кунак булды

Ул танылган композитор Сара Садыкованың кызы.

(Әтнә, 8 октябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы Күәм урта мәктәбендә танылган композитор Сара Садыкованың кызы Әлфия Айдарская кунак булып китте. Бу хакта мәктәп сайтында хәбәр итәләр, дип яза җирле басма.

“Көтеп алган очрашу булды бу”, – диелә анда. Әлфия Айдарская укучыларны “Калфаклы сандугач”ыбызның иҗат юлы белән таныштыра һәм мәктәп китапханәсенә композиторның яңа чыккан җыентыгын бүләк итә. Шундый ук очрашу Әтнә үзәк китапханәсендә дә булып уза. “Композиторның кызы китапханәгә “Бибисара моңнары” һәм “Ил кызы ноталар” китапларын бүләк итте. “Әлфия Айдарская 92 яшендә булуга карамастан, көр күңелле, энергияле һәм эзләнүчән шәхес буларак һәркайсыбызда соклану хисләре тудырды”, – дип хәбәр итә китапханәче Гөлнур Шәйхетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot