Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районы күмәк хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге яхшы дип бәяләнде
Аеруча “Ленин”дагы әзерлек югары”- диде министрлык вәкиле.
(Әтнә, 15 апрель, "Татар-информ", “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлегеннән килгән комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Комиссия составында Илнар Габбасов та бар иде. Тикшерү тәмамлангач, “Бәхәссез факт – Әтнә районы күмәк хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге яхшы. Аеруча “Ленин”дагы әзерлек югары”- диде министрлык вәкиле. Аннан кала “Таң” хуҗалыгы әзерлеге икенче урынлык дип бәяләнде. Комиссия башка хуҗалыкларның әзерлеген дә начар дип бәяләмәде, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.
Комиссия составында, министрлык вәкиленнән тыш, район “Гостехнадзор” инспекторы Рафил Сабиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Фәнис Галәүтдинов, “Россельхозцентр” җитәкчесе Тәлгать Садыйков та бар иде.
Комиссия үз эшен “Тукай” хуҗалыгыннан башлады. “Сельхозтехника”дагы техника, тагылма кораллар тикшерелде. Биредә техника тулысынча ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган. Комиссия җитди кимчелекләр тапмады. Хуҗалык инженеры Илназ Нәҗипов тәкъдим иткән документлар да тулы тәртиптә. Комиссия расчетларның, планнарның тәртиптә булуына аерым игътибар итте. Агроном Илнар Василов амбарлардагы орлыклар халәте белән таныштырды. Орлыклар сакланышының да яхшы халәттә булуын ассызыкладылар. Агулау машиналары да, эшчеләр белән тәэмин ителеш тә начар түгел. “Күшәр”дә дә җитди кимчелекләр табылмады.
“Күшәр”әзерлеге дә югары. Биредә генә түгел. Гомумән, сезнең район хуҗалыкларының барысы да язгы кыр эшләренә, елдагыча яхшы хәзерлек белән киләләр,- дип билгеләде министрлык вәкиле. “Күңгәр”, “Таң”да да әзерлек югары иде. Комиссия “Ленин” хуҗалыгындагы әзерлеккә сокланды. “Хуҗалыкның тагын бер өстенлеге- монда язгы кыр эшләренә җәлеп ителүче техниканы гел яңартып торалар...”,- диде Илнар Габбасов.
Соңыннан тикшерү тәмамлангач та, үз фикерен белдерде ул. “Бәхәссез факт – Әтнә районы күмәк хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге яхшы. Аеруча “Ленин”дагы әзерлек югары”- диде министрлык вәкиле. Аннан кала “Таң” хуҗалыгы әзерлеге икенче урынлык дип бәяләнде. Комиссия башка хуҗалыкларның әзерлеген дә начар дип бәяләмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз