news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы Күәм балалар бакчасы карантинга ябылды

Бу чара, балалар бакчасына йөрүче балаларның 50 проценттан артыгы авыру сәбәпле, калган балаларның сәламәтлеген саклау өчен эшләнде.

Әтнә районы Күәм балалар бакчасы карантинга ябылды
архив tatar-inform

(Әтнә, 26 гыйнвар,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Шушы көннәрдә Күәм балалар бакчасы 31 гыйнварга кадәр карантинга туктады. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Әтнә районында A Hong Kong (H3N2) тибындагы грипп вирусы штаммы белән чирләүче 3 олы яшьтәге кеше теркәлде. Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланучы 1 яшьлек балада бокавирус табылды. Моннан тыш, бер кеше парагрипп белән авырый. Район үзәк хастаханәсенә карантин кертелде.  Узган атнада районда салкын тиеп авыручы 41 бала, 54 олы кеше теркәлгән.

Балалар бакчасына йөрүче 50 процент бала авырса, әлеге чир сәламәт балаларга күчмәсен өчен карантин игълан ителә. Күәм авылы бакчасына йөрүче ярты бала авырый. Грипп белән авыручылар юк, салкын тиеп, сулыш юлы инфекциясе авыртуы күпләп таралды.

"Роспотребнадзор" идарәсенең Арча-Биектау территориаль бүлеге карары белән бер атнага балалар бакчасы эшләүдән туктатылып тора. Ә райондагы башка балалар бакчаларына фильтр системасы кертелде. Медицина хезмәткәрләре балаларның сәламәтлеген тикшереп, бакчага сәламәт баланы гына кертергә рөхсәт бирәчәк", - ди район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot