Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы Күәм авылының югары башындагы чишмәне матур итеп тышлаганнар
Көмеш төсле чишмә белән янәшәдә аерым түбә астында чиләк, чокыр, бүрәнкә дә урнаштырганнар.
(Әтнә, 8 декабрь, “Татар–информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районы Күәм авылының югары башындагы чишмәне бик матур итеп буралап, тышлап куйганнар. Башлангычы – шул тирәдә яшәүче Илнур Мәүлиевка бәйле, дип яза район газетасы.
Чишмәне яңарту уе белән ул яна һәм бу эшкә үзе тотына да. Бу хакта әтисе Илдус Мәүлиевтан сораштык.
–Безнең авыл халкы, шул исәптән бу урамда яшәүчеләр бик бердәм: ярдәм кулы сузучылар шундук табылды, – ди ул.
Бу очракта чишмәгә яңа бура иңдерүдә катнашкан авылдашларын – Йосыф ганиев, Рүзәл Хәсбиуллинны күз алдында тота. Әлбәттә, улы белән һәрдаим янәшә атлаган Илдус абый үзе дә кырыйда калмаган. Уйлый торгач чишмәнең өстен дә яңага алыштыралар, анысын профнастил белән тышлыйлар. Монысына Ильяр Хөснетдинов һәм күмәк хуҗалык бригадиры Айрат Садриев та булыша. Көмеш төсле чишмә белән янәшәдә аерым түбә астында чиләк, чокыр, бүрәнкә дә урнаштырганнар. Илнур чишмәнең тирә–ягына үзе алып кайтып таш та түши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз