news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы Күәм авылында шагыйрь Самат Шакирның тууына 95 ел тулуны билгеләп үттеләр

Кунакларның һәрберсе шагыйрь белән бәйле истәлекләрен барлады, уртаклашты.

Әтнә районы Күәм авылында шагыйрь Самат Шакирның тууына 95 ел тулуны билгеләп үттеләр
atnya-rt.ru

(Әтнә, 19 апрель, “Татар-информ”, ”Әтнә таңы”). Әтнә районы Күәм урта мәктәбендә шагыйрь Самат Шакир тууына 95 ел тулуны билгеләп үттеләр. Әлеге әдәби-музыкаль кичәне “Батырлык җырчысы” дип исемләгәннәр. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр итәләр.

Әдип һәм журналист, бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган педагог булу белән бергә, күренекле эзтабар ул. Яшь вакыттан ук иҗат утында янып, атаклы шагыйрь Абдулла Алиш фатихасын алган тынгысыз эзтабар, узган сугышларның кайнар эзләреннән йөреп, моңарчы билгесез булган бик күп батырларыбызны ачыклый.

Ул батырларны халык күңеленә мәңгелеккә кайтара. Биредә дә һәйкәл куелган батырларны искә алдылар, шунысы кызык, өчесе өч милләттән: испан Рубен Ибаррури, татар Хафиз Фәттахетдинов, рус Владимир Каменщиков...

Самат Шакирның Дахау концлагерендә гомере өзелгән көрәшче-шагыйрь подполковник Хәйретдин Мөҗәй турында материаллар туплап, киң җәмәгатьчелеккә игълан итүен дә искә алдылар. Шунда ук Самат Шакирның балаларга багышланган күпсанлы шигырьләр авторы булуын әйтеп тә горурландылар.

Кунакларның һәрберсе шагыйрь белән бәйле истәлекләрен барлады, уртаклашты. Данил Салихов исә: "Самат Шакир кебекләр гасырга бер туа. Сез аның белән хаклы рәвештә горурлана аласыз", - диде.

Аның 38 китабы дөнья күрә. Ул – “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100