news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы Күәм авылында “Кышкы урам” бәйрәме узды

Бәйрәмгә килүчеләр чаңгыда чаптылар, аркан да тарттылар.

(Әтнә, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы Күәм авылында “Кышкы урам” бәйрәме узды. Анда илледән артык кеше катнашты, дип яза җирле басма

Бәйрәмгә килүчеләр чаңгыда чаптылар, аркан да тарттылар. Бу күңеллелекне үзеңә күрергә кирәк. Шундый бер дәрт белән уйнадылар, халыкның эчкерсезлеге, бер-берсен хуплап торуы ук авылдашларның бердәмлеге хакында сөйли. Бер-берсенә бүләк-күчтәнәч ясаучылардан алар.Сөембикә апа пешергән мич коймагын да бик тәмләп, мактап ашадылар. Хәзерге заманда аның миче дә юк бит әле, заманча яшибез. Ә монда мич коймагы! Дания апа пешергән төрле пылаулар да уенда катнашучыларга бик ошады.

Вакыт-вакыт циркны да хәтерләтеп алды кышкы урам. Сөембикә апаның шакмакларны цирк артислары кебек атып уйнавы гаҗәпкә дә калдырды, сокландырды да. Күз бәйләп капчык сугыш уеннары да көлдерде. Замана чаналары белән балаларны да тартып йөрделәр. Суык та сизелмәде.

Соңгы елларда матур гадәткә кергән, авыл җирлекләре үзәкләрендә узган мондый бәйрәмнәр халыкны бер-берсе белән күрештерергә, берләштерергә дә ярдәм итә.

Күәм халкы бу бәйрәмне оештырган "Тукай" хуҗалыгына һәм Күәм жирле үзидарә җитәкчелегенә, оештыруда башлап йөрүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләрен дә әйтте. Менә шулай бердәм булып яшәү кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot