news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы Күлле Киме авылында Кыш бабайлар парады үтте

Мондый чараны авылның мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова дүртенче елын үткәрә.

(Әтнә, 26 декабрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Күлле Киме авылында  "Кыш бабай бүләк өләшә" программасы белән Кыш бабайлар парады, чыршы ачу тантанасын үткәрделәр, дип яза җирле басма сайты.

Бәйрәм тантанасына керешкәнче Мортазин Рафилнең атын бизәп, Кыш бабай (Әхмәтшин Фәрит), Кар кызы (Чулпан Сәләхова) авыл халкына бәйрәм ясап, авыл буйлап бүләк өләштеләр. Алар шатлык бүләк итеп йөргәндә, Күлле Киме мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхованың гаиләсе шашлык пешереп, чәй өстәле әзерләде.

Дүртенче ел менә шулай авыл халкына бәйрәм ясый алар. Болары кунаклар килгәнче башкарылган эшләр,чөнки ул көнне якын-тирә авыллар - Күәм, Югары Көек, Ары авыллары Кыш бабай, Кар кызлары Күлле Кимегә агылды. Килгән кунакларны хуҗалар - Күлле Киме мәктәбе белән Күлле Киме авылы Кыш бабайлары, Кар кызлары каршы алды.

Бәйрәм мәдәният йорты алдындагы бизәлгән чыршы янәшәсендә узды. Дистәгә якын Кыш бабай балаларга бүләк өләште, спорт ярышларында катнашты, бергәләп чаңгы шуды.

Бәйрәмгә килүчеләр кайнар чәй, шашлык, алдан әзерләнгән сый-нигъмәт белән сыйланып, Яңа елны каршыларга әзер булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100