Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы “Күңгәр” хуҗалыгы терлекчеләре тырышып хезмәт куя
Биредә сөт күләме 10 тонна тирәсе тәшкил итә. 12 савымчы сменалап эшли.
(Әтнә, 21 декабрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районы “Күңгәр” хуҗалыгының бозаулату торагында Нияз Шәйхиев белән җәмәгате Гөлназ Шәйхиева инде бер ел чамасы эшлиләр, дип яза җирле басма.
“Эш нәтиҗәләре сокланырлык. Гөлназ элек сыер савуда эшләде. Ә Нияз терлек тәрбияләде, хәзер бозаулату торагында да эшли, хәзерлек һәм каплату таналары да тәрбияли. Моннан тыш яңа туган бозауларны 7-10 көн тәрбияләп, яшь бозаулар төркеменә тапшыралар”, – ди зоотехник Фирдүс Галиев.
Нияз да, фермада эшләүче терлекчеләр белән бергә симертү үгезләрен үлчәп, машинага төяү белән мәшгуль иде. “Болар Айрат Йосыпов тәрбияләгән үгезләр, ул да сыер сауды, терлек симертүгә күчүенә ярты ел чамасы гына”, – диделәр. Айрат та 8 ел савымчы булып эшләгән, җәмәгате Гөлүзәр 1993 елдан бирле шушы хезмәтне башкара. “кайда гына булмадым мин: Казанда “Горький-2” метро төзелешендә катнаштым, Мәскәүдә, хәтта Петербургта күперләр төзедем”, – ди. Менә шуннан чамалагыз инде – бәхетне авылда, терлекчелектә тапкан ул!
Белгеч яшь чактан ук күмәк хуҗалыкта сыер савып, пенсиягә киткән тагын бер парны искә алды. Сәвия һәм Газиз Вәлиевләрнең лаеклы ялга китүләренә әле бер генә ел икән. “Бик тырышып эшләделәр. Хөкүмәт тә аларга юллама бирде, чит илгә барып кайттылар”, – диде зоотехник. Кыскасы, “Күңгәр”дә булып, терлекчелектә, сыер савуда ир-егетләрнең дә бик уңышлы эшли алуына инанып кайттым.
– Сөт артканнан-арта, сөт күләме 10 тонна тирәсенә җитте. 12 савымчы сменалап эшли, – дип куанып, озатып калды зоотехник, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз