news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы Иске Мәңгәрдә Шиһабетдиновларга «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

(Әтнә, 8 июль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). 8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шушы уңайдан 25 елдан артык матур гаилә булып яшәгән, тәртипле, тәрбияле балалар үстергән гаиләләр билгеләнеп уза. Махсус медальләр дә тапшырыла, дип яза «Әтнә таңы» газетасы.

Быел хөкүмәтебезнең олы бүләгенә Иске Мәңгәр авылыннан 65 елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән Шиһабетдиновлар гаиләсе лаек дип табылды. Юбилярларны район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Рәхимова, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов котларга килде. "Мәңгәр" авыл җирлеге җитәкчесе Вазыйх Хисматуллин һәм авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова да изге теләкләрен теләп, бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә басма матбугат.

news_right_1
news_right_2
news_bot