news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы хуҗалыкларында борчак суктыралар

50 гектарда гына суктырасы калган.

Әтнә районы хуҗалыкларында борчак суктыралар
atnya-rt.ru/news/kon-temasi/tndge-urakny-byelgysy-zenchlekle

(Әтнә, 10 август, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). 8 августта Әтнә районының күмәк хуҗалык комбайннары күбесе басуга чыкты. Ә менә “Тукай”да шул ук көнне борчак суктыруны дәвам итәләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, бу көнне “Ленин” – көзге бодайга һәм терлек азыгы итеп җиңсәгә тутыру өчен арпага, “Мәңгәр” – Каенсар урманлыгы янәшәсендәге арышка, “Дусым” шулай ук арышка һәм җиңсәгә тутыру өчен арпага, “Күңгәр” – борчак егарга планлаштыралар.

Тик шунысы бар, урып-җыюга тотынуның төгәл көнен әйтеп булмый: чөнки көнләп түгел, урлап-урлап кына сәгатьләп, хәтта минутлап эшләргә туры килә. Һава торышы мөмкинлек бирсә басуга чыгып карыйлар да, яңгыр сибәләсә кабат туктарга мәҗбүрләр. 

"Төп кыенлык әледән-әле явып торган яңгырлар белән бәйле. Булганын җыеп алып булмый", – дип борчыла Күмәк хуҗалык агрономы Илнар Васыйлов.

Әйтүенчә, борчакны 50 гектарда гына суктырасы калган. Соңгы тапкыр яуган тоташ яңгырларга хәтле үк борчакны екканнар һәм шимбә көнне суктыра да башлаганнар. Комбайннары да җитәрлек, “Тукай”ның үзенеке – 10 данә: 6 чит ил маркалылардан тыш, 2 “Нива” һәм 2 “Палессе” комбайннары бар. Өстәвенә, “Кишет”нең 5 комбайны да биредә. Суктырасы мәйданнары 3293 гектар тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100