news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы хуҗалыклары "Иң яхшы"лар арасында җиңде

Россиядә Әтнә районының “Шахтер”ы – I, “Тукай” - III урынны яулаган.

(Әтнә, 8 февраль, "Татар-информ", Әтнә таңы"). Бүген  Мәскәүдә "Агроферма-2017" күргәзмәсе кысаларында "Иң яхшы кукуруз силосы-2016" җиңүчеләрен бүләклиләр, дип яза районның "Әтнә таңы" газетасы.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Әтнәнең "Шахтер" һәм "Тукай" хуҗалыклары искиткеч нәтиҗәләргә ирештеләр: "Шахтер" - I, "Тукай" III урын яулады. Икенче урынны Чиләбе өлкәсенең "Коелгинское" фермасы алды.

Россиянең бу өлкәдәге "Иң яхшы" 10 хуҗалыгы арасына узу үзе үк зур җиңү санала. Ә монда - әтнәләр "Иң яхшы"лар арасында җиңделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100