news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы хастаханәсе баш табибы гриппка каршы вакцина ясаткан

Икенче партиядә 652 доза вакцина кайткан.

(Әтнә, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Әтнә районына гриппка каршы беренче партия вакциналар барысы 500 доза күләмендә кайткан һәм аларны паөиентларга ясаганнар да, дип хәбәр итә район газетасы.

Икенче партия дә кайткан, анысы 652 дозадан торган. Нәтиҗәдә, гриппка каршы вакциналар балаларга да ясалган. Хәзер өченче партияне көтәләр.

Район хастаханәсе табиблары һәр мәктәптә һәм балалар бакчасында булып, гриппка каршы вакцина ясауның файдасы турында аңлату әңгәмәләре алып баралар. Ә баш табиб һәм аның урынбасарлары вакцина ясатырга да өлгергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot