news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы фермасы елга 7 мең тонна сөт җитештерергә планлаштыра

Авыл хуҗалыгы объектын төзү ике этапта узды, башта терлекләрне тоту өчен сыер һәм бозау абзары төзелде.

Әтнә районы фермасы елга 7 мең тонна сөт җитештерергә планлаштыра
gsn.tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында 1 мең башка исәпләнгән сөтчелек-товар фермасы тиешенчә бәяләмә алды. Бу хакта Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр сүзләренчә, объект энергетика нәтиҗәлелеге һәм объектны энергетика ресурслары кулланыла торган исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү таләпләренә туры килә.

Авыл хуҗалыгы объектын төзү ике этапта узды. Башта терлекләрне тоту өчен сыер һәм бозау абзары төзегәннәр. Төзелешнең барлык этаплары тәмамланганнан соң, фермада Татарстанда яшәүчеләргә елына 7 мең тоннадан артык сөт җитештерергә планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot