news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы буенча тавыш бирергә килүчеләр саны 72 процент тәшкил итә

14.00 сәгатькә Каенсар сайлау участогында барлык сайлаучыларның 93 проценты үз тавышын бирергә өлгергән.

(Әтнә, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). 15.00 сәгатькә Әтнә районы буенча тавыш бирергә килүчеләр саны 72 процент булган. Бу хакта "Әтнә таңы" газетасы хәбәр итә. 

Элекке елларны тавыш бирү Каенсар авылында уза иде, быел ул махсус программа нигезендә Әйшияз авылында төзелгән яңа мәдәният йортында үтә. Бүген 14.00 сәгатькә 278 сайлаучы үз тавышын биргән.

Сайлау участогы Каенсар авылында вакытта ел саен диярлек беренче булып газетабыз хәбәрчесе, 83 яшьлек Сөембикә апа Мәгъсүмҗанова килә торган иде, ә быел Әйшияз авылыннан Гөлүсә Газизова беренче булган. Аның кызы Зөһрә исә, яше җитеп, үз гомерендә беренче тапкыр тавыш биргән, дип яза район басмасы.

“Референдумда катнашырга кирәк, гаять мөһим ул. Алдагы елларда да дәвам итсен иде”, - дип әйтә авыл кешеләре.

Мәңгәрдә шул юл белән авыл урамнарына километрдан артык асфальт җәйгәннәр. Каенсар авылында урамнар ялт итеп тора, асфальт ук булмаса да, таш түшәлгән урам юлыннан яңгыр койса да ботинкадан барырга була, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Референдум нигезендә Әйшияз һәм Казак Үртәме авылларында су челтәрләре үткәрелә һәм төзекләндерелә, ә Каенсарда урамга кабат таш түшәп чыгабыз", - дигән Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100