Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районы буенча 8 алимент түләмәүчегә карата административ беркетмә төзелгән
Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары тарафыннан 2 әҗәтле әтнәле җинаять җаваплылыгына тартылган
(Әтнә, 12 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге шушы ике район территориясендә суд һәм башка органнарның, кредит оешмаларының, вәкаләтле органнар актларының дөрес һәм вакытында баш карылуын күздә тотып эш алып бара.Суд приставлары эшчәнлегенең бер юнәлеше балигъ булмаган балаларга тиешле алиментны түләттерү белән бәйле, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.
1 августка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Арча-Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлегендә алимент түләттерү буенча барлыгы 207 эш теркәлгән. Шуның утыз алтысы – Әтнә районындая шәүчеләргә карый. Алар арасында алиментларын вакытында түләп барган намуслы кешеләрдә бар. Шул ук вакытта суд карарын үтәмәүчеләр дә байтак. Мондыйларга карата закон суд приставларына каты чаралар күрү хокукы бирә.
Агымдагы елның 1 августына 163 әҗәтлегә карата Россия Федерациясе чикләренә чыгу тыелган, 37 әҗәтле, шул исәптән Әтнә районы буенча 6 әҗәтле йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителгән.
2018 елда барлыгы – 25, шул исәптән Әтнә районы буенча 8 алимент түләмәүчегә карата административ беркетмә төзелгән. 5 әҗәтле, шул исәптән Әтнә районы буенча 2 әҗәтле җинаять җаваплылыгына тартылган.
Суд карарын игътибарсыз калдырган, озак вакыт ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән алимент түләмәүчеләрнең яшәү урыны турында мәгълүмат булмаган очракта, аларга карата эзләтү белән бәйле эш ачылып, эзләтүгә бирелә. Бүгенге көндә барлыгы – 27, шул исәптән Әтнә районы буенча 6 әҗәтле эзләтүдә, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз