news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов беренче булып тавыш биргән

Туган авылы халкы белән аралашырга да, сайлау участогында эшләүче комиссия әгъзаларына уңышлар теләргә дә өлгергән район башлыгы.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Комыргуҗа сайлау участогы да башка сайлау участоклары кебек үк сәгать 8.00 дә үз эшен башлады, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

394 кешесе сайларга тиешле бу сайлау участогында сәгать 8.00 дә беренче булып, район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов үзенең тормыш иптәше Сәрия ханым белән тавыш бирде.

Туган авылы халкы белән аралашырга да, сайлау участогында эшләүче комиссия әгъзаларына уңышлар теләргә дә өлгергән район башлыгы.

Ул “Елларыбыз тыныч булып, исән-имин яшәргә, эшләргә насыйп булсын. Аллага тапшырдык”, – дип тавыш биргән ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot