Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә районы балалары Кырлайдагы шагыйрь музеенда булдылар
Экскурсиягә баручылар музейның байлыгына, авылның яңарып, матурлануына сокланганнар.
(Әтнә, 17 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә районы балалары Тукай-Кырлайдагы шагыйрь музеенда булдылар. Әлеге сәяхәткә барып, шагыйрь эзләре буенча йөрүне Ары авылының мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова оештырган. 17 арылы Г.Тукай музеенда булып, музейдан чыккач “Туган тел”не җырлаганнар. Музей янәшәсендәге елгада көймәләрдә йөзгәннәр. Сәгъди абый йортын караганнар. Шагыйрь әсәрләрендәге персонажларга куелган таш сыннар янында фотога төшкәннәр, дип яза җирле басма сайты.
- Су анасы әкияттәге кебек куркыныч түгел икән ул, матур гына утыра, гүя, чибәр кыз кебек, чәчәк бирәсем килеп китте,- дип, Фидаил Кадимов Су анасына чәчәк тә бүләк иткән.
-Музейдан чыккач та, елгада, көймәләрдә йөзгәндә дә, балалар музейда сөйләгәннәрдән арына алмадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз