news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әтнә районы балалар бакчалары Җәлил укулары бәйгесенә кушылды
Бөтендөнья татар конгрессы фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә шигырь яратучылар арасында I халыкара "Җәлил укулары " игълан итте.
Скопировать ссылку
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Фәридә Филатова). Әтнә районының "Кояшкай" һәм "Бәләкәч" балалар бакчаларына йөрүчеләр "Җәлил укулары" бәйгесендә катнаша. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
- Бөтендөнья татар конгрессы фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә шигырь яратучылар арасында I халыкара "Җәлил укулары " игълан итте. Бәйге өч этапта уза. Анда өч яшьтән алып 25 яшькә кадәр яшьтәгеләр катнаша ала.
Һәр ике бакчада да сабыйларны шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләгәннәр. Беренче урынга Хәдичә Галимҗанова ("Кояшкай") һәм Рамазан Самиков ("Бәләкәч") лаек булды. Икенче урында – Әмир Галимҗанов һәм Сәйдә Хәкимҗанова. Өчтә – Дарина Шакирова һәм Замир Сәйфетдинов.
Әлеге бәйгенең максаты – Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗатына карата игътибарны арттыру, аның шигырьләрен популярлаштыру, яшь буынны халык традицияләренә якынайту, сәләтле нәфис сүз осталарын барлау.
Бәйге берничә номинациядә уздырыла. Алар арасында "Муса Җәлил татар телендә", "Муса Җәлил рус телендә", "Муса Җәлил дөнья халыклары телендә", "Муса Җәлил турында", "Яшь Җәлилчеләр", "Рәсем сәнгате", "Муса Җәлил белән бәйле урыннарга читтән торып сәяхәт" исеме астындагылар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot