Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы "Бабай” урманында – 80 сыерчык оясы
Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов күпләп сыерчык оясы ясаган.
(Әтнә, 8 апрель, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы Югары Көек авылында яшәүче хәбәрчебез: гомер буе укытучы булып эшләп, балаларга хезмәт, география фәннәреннән белем биргән, районыбызның тарихын барлаган, табигате белән кызыксынган, ничә еллар буе көндәлек һава торышын теркәп барган Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов күпләп сыерчык оясы ясаган, дип яза "Әтнә таңы" газетасы.
– Агачларга 80 сыерчык оясы ясап элдем әле. Шуңа вакытым булмады бу арада, – дип башлады ул сүзен. Агачлар димәктән... анысы да урамдагы агачлар түгел. Хәбәрчебезнең үз урманы бар. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр, Түбән Көек, Югары Көек авыллары халкы аны “Габдуллаҗан урманы” дип йөртсә, оныклары “Бабай урманы” дип атый хәзер. Алты меңләп агач утыртылган урманчык ел саен яңартылып тора. Узган ел гына яз-көз айларында Габдуллаҗан абый 1600 үсенте алып кайтып утырта урманына. 60 төрдән артык агач һәм куак үскән бу дендрарийга карап сокланмаган кеше юк.
“Үсентеләрне сатып алмыйм, районыбыз эчендәге агачлыклар полосасы кырыенда яңа үсентеләр бик күп. Менә шуларны, башкаларына зыян китермәслек итеп, кәзе белән бергә казып алам. Электр чыбыкларына зыян китерә дип кискән агачларның төбеннән үсеп чыккан үсентеләрне дә читләп узмыйм. Машина белән йөргәч, читен тугел алам да кайтам, кәзе белән алгач, үсеп китәләр. Бик сирәге, 10–15 проценты гына үсеп китми. Һава шартлары нормаль булганда китә, корылык елында азрак үлгәләде...”, – дип сөйли ул.

Югары Көек авылының чишмәсе яныннан башланган бу сихри дөнья бар кайгыңны оныттыра. Чишмәсен дә үзе карап, тәртипләп тота олы җанлы якташыбыз. Урман булгач, ничек кошларсыз булсын. Алары да җитәрлек анысы, тик менә сыерчыкларга теләсә кайсы агач куышында азапланмасыннар дип, сыерчык оялары ясарга булган. “Элеп кенә бетердем, хуҗалары да килеп җитте, – дип сөенә.
Кемгә нәрсә, берәүләр мал җыя, кемдер акча туплый. Тик бу байлык түгел. Үзең исәнендә үк юкка чыгарга мөмкин. Ә менә Габдуллаҗан абыйның урманы – байлык. Тузмый торган, еллар узгач та кала торган, оныкларны, кешеләрне куандыра торган...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз